Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәткәрләр өчен полиция хезмәткәре Руслан Мөхәммәтшин кәрәзле элемтә һәм социаль челтәрләр аша караклык турында лекция белән чыгыш ясады.
Чараның максаты гражданнарның телефон һәм Интернет аша караклыкта алданмау һәм тормышта куркынычсызлык карарларын анализлый белү буенча сәләтләрен үстерү һәм белемен күтәрү иде.
Бүгенге көндә караклар кешеләрне алдау өчен бик күп алымнар кулланалар. Кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәрләре аша ешрак өлкән яшьтәге гражданнар караклыкның корбаны булалар.
Белгеч иң киң таралган төр караклык турында һәм мондый җинаятьләрне дистанцион юл белән ачу һәм алардан саклану алымнары турында сөйләде. Үзәк хезмәткәрләре лекция аша бу төр җазаларны, бигрәк тә алданучы өлкән яшьтәге гражданнарның, иң киң таралган караклык схемаларын һәм ысулларын үзләштерделәр.
Чарада 22 кеше катнашты.