Арчаның “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар өчен бөек язучы Л.Н. Толстойның 190 еллыгына багышланган әдәби кичә узды.
Үзәк белгечләре язучының иҗат тормышы белән таныштырдылар, презентация күрсәттеләр.
Бу чараның максаты – балаларда Л.Н. Толстойның иҗатына, китапларына кызыксыну уяту.