"Ласка" приютында балалар, хезмәт инструкторы Александр Егоров җитәкчелегендә, агач эшкәртүнең нәфис нечкәлеген өйрәнәләр.
Урта һәм өлкән яшьтәге малайлар “Булдыклылар остаханәсе” түгәрәгендә агачтан һәм фанердан йорт өчен бизәкле элгечләр, куна такталары, агачтан бизәкләр кисүне үзләштерәләр. Аларның өйрәнгән үрнәкләре бик яхшы килеп чыга.
Кызлар да да читтә калмый – куна такталарына, элгечләргә үсемлекләр, чәчәкләр ясыйлар.
Уртак хезмәт тәрбияләнүчеләргә дуслыкларын ныгытырга ярдәм итә, аралашу чараларын үстерә, мәдәният һәм хезмәтне формалаштыра.