Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 17нче апрель көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 12 681 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 43 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,62% күрсәткечен тәшкил итте.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 39 589га тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 5 746 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,32 кешегә тиң.
Хисап атнасы барышында исә 692 кеше эшсез дип танылган, шуларның 636сы – моңа кадәр хезмәт куйган. 98 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.