Түбән Кама балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балкыш» социаль приютында тәрбияләнүчеләр бик теләп «Осталар иле» түгәрәгендә шөгыльләнәләр.
Шушы көннәрдә түгәрәкнең чираттагы дәресе булып узды. Балалар әти-әниләре белән берлектә уенчыклар ясадылар. Әлеге дәреснең максаты – тәрбияләнүчеләрнең иҗади мөмкинлекләрен һәм сәләтен арттыру.