Статистик мәгълүматларга караганда, Казанда халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 3 804 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 48 кешегә азрак.
Шулай ук Түбән Кама, Алабуга һәм Кама Аланында эшсез кешеләр саны азайган.
Шуның белән беррәтән, Яшел Үзән, Чистай һәм Менделеевск шәһәрендә рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны азрак арткан.