Бөтенроссия «Язгы изгелек атнасы» акциясе кысаларында 2018 елның 23 апреле көнне «Веста» үзәге белгечләре, Түбән Кама шәһәре активистлары һәм волонтерлары белән берлектә, Татарстан Республикасында җәмәгатьчелек игътибарын волонтерлар хәрәкәтенә җәлеп итү һәм балигъ булмаган балаларда гражданлык-патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан «Ветеранга хат» тематик чарасы үткәрделәр.
Нурлат комплекслы «Гармония» үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Надежда Таймуллина тарафыннан «Һөнәрләр шәһәренә сәяхәт» дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирүче дәрес уздырылды.
Алабуга мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре Юлия Свиньякова һәм Любовь Рожина “Без яшәгән ил” дигән әңгәмә үткәрделәр
Яшел Үзән ПНИ-ның инвалидларын яшәтү һәм озатып йөрү (карау) эшен гамәлгә ашыру кысаларында тәрбияче Гүзәл Кройтор һәм эш инспекторы Виктор Кузнецов тарафыннан “Бәйсез шәхесләр” исемле чара оештырылды.
Республика “Игелек елы” акциясе кысаларында Буа муниципаль райондагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү “Гармония” үзәгендә өйгә килеп социаль ярдәм курсәтү булеге белгечләре карамакта булган өлкәннәргә Георгий тасмалары таратыллар.
Арча “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгенә йөреп дәваланучы балалар бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 132 ел тууга багышланган “Тукай әкиятләре эзеннән” исемле тематик кичәдә катнаштылар.
Татарстан Республикасының район социаль яклау бүлекләренә 2018 елның 1 гыйнварыннан алып туган беренче балага каралган түләүләр белән бәйле гаризалар килү дәвам итә. Агымдагы елның 22нче апреленә булган мәгълүматлар буенча, беренче бала туу өчен айлык акчалата түләү республиканың 704 анасына билгеләнгән.
Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 статьясы нигезендә 1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 май – Җиңү Көне – бәйрәм ял көннәре булачак.
Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә.
Узган шимбәдә, 21 апрель көнне, гомумшәһәр эш урыннары ярминкәсе узды. Чарада 29 предприятиенең кадрлар хезмәте хезмәткәрләре каҗнашты, шул исәптән Тольяттиның «АВТОВАЗ» ГАҖ.