Узган шимбәдә, 21 апрель көнне, гомумшәһәр эш урыннары ярминкәсе узды. Чарада 29 предприятиенең кадрлар хезмәте хезмәткәрләре каҗнашты, шул исәптән Тольяттиның «АВТОВАЗ» ГАҖ.
Стендларда, компьютер базасында 16820 эш урыны турында мәгълүмат тәкъдим ителде. Килүчеләр кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраштылар, кызыксындырган сорауларына җавап алдылар.