Яшел Үзән ПНИ-ның инвалидларын яшәтү һәм озатып йөрү (карау) эшен гамәлгә ашыру кысаларында тәрбияче Гүзәл Кройтор һәм эш инспекторы Виктор Кузнецов тарафыннан “Бәйсез шәхесләр” исемле чара оештырылды.
Социаль хезмәтләр алучылар төркеме белән берлектә алар, инвалидларны эш белән тәэмин итү максатыннан, Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә бардылар.
Әлеге гражданнарны исәпкә алып, теркәп кую өчен үзәкнең инспекторлары тарафыннан «Effecton studio» программасы ярдәмендә шәхеснең һөнәри үзбилгеләнеше өчен психологик тикшерү үткәрелде. Әлеге тикшерүнең нәтиҗәләре буенча һәрбер мөрәҗәгать итүчегә киңәш ителгән һөнәрләр исемлеге билгеләнде.