“Өмет чаткысы” үзәге балалары татар шагыйренең бай мәдәни мирасы белән таныштылар

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

Арча “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгенә йөреп дәваланучы балалар бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 132 ел тууга багышланган “Тукай әкиятләре эзеннән” исемле тематик кичәдә катнаштылар.

Балалар сайт ярдәмендә Г. Тукайның тормыш юлын: бәхетсез балачак елларын, үсмер вакытын, егет булып өлгергән яшьлек елларын тагын бер тапкыр искә алдылар. Аның барлык халыклар күңеленә сеңеп калган әсәрләрен, шигырьләрен укыдылар, Тукайның кайбер шигырьләрен яттан сөйләделәр. Шулай ук балалар татарчага тәрҗемә ителгән Г. Тукай әсәрләре буенча мультфильмнар карадылар.

Бәйрәмне оештыручы белгечләр сүзе буенча, әкияти чара әхлаки тәрбия бирә, татар мәдәниятенә мәхәббәт уята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International