Нурлат комплекслы «Гармония» үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Надежда Таймуллина тарафыннан «Һөнәрләр шәһәренә сәяхәт» дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирүче дәрес уздырылды.
Чара Гайтанкино башлангыч мәктәбендә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен үткәрелде.
Дәрес барышында балалар төрле күнекмәләр башкардылар, уеннарда катнаштылар. Дәрес ахырында катнашучылар булачак һөнәрләрен ясадылар, рәсем ярдәмендә кем булырга теләүләре турында сөйләделәр.