Түбән Кама мәктәп укучылары ветераннарга хат яздылар

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

Бөтенроссия «Язгы изгелек атнасы» акциясе кысаларында 2018 елның 23 апреле көнне «Веста» үзәге белгечләре, Түбән Кама шәһәре активистлары һәм волонтерлары белән берлектә, Татарстан Республикасында җәмәгатьчелек игътибарын волонтерлар хәрәкәтенә җәлеп итү һәм балигъ булмаган балаларда гражданлык-патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан «Ветеранга хат» тематик чарасы үткәрделәр.

Чара башында волонтерлар балалар белән Бөек Ватан сугышы турында әңгәмә кордылар. Әһәмиятле бәрелешләр һәм вакыйгалар турында искә алынды, алар күрсәткән батырлыклар турында әйтелде, балалар сугышта катнашучыларның ныклыгына шаккаттылар. Волонтерлар өлкәннәргә карата игътибарлы, рәхмәтле булырга кирәклеген һәм аларны хөрмәт итергә кирәклеген искәртеп үттеләр. Әңгәмәдән катнашучылар сугыш чорындагы яшьләрнең тормышлары бик авыр, ачлыкта, суыкта үткән дигән нәтиҗә чыгардылар.

Шундый матур, тыныч тормышта яшәвебезгә, Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары йөзеннән волонтерлар чарада катнашучыларга өчпочмаклы сугыш хатлары, теләкләре һәм рәхмәт сүзләре язылган открыткалар язарга тәкъдим иттеләр. Балалар бик теләп моның белән килештеләр һәм эшкә керештеләр. Бу эшләнмәләр Бөек Җиңүне бәйрәм итү кысаларында 9 Май Җиңү парады вакытында ветераннарга тапшырылачак. Һәр бала бу хатларда үзләренең рәхмәт сүзләрен һәм теләкләрен язды, кайберләре сугыш һәм җиңү тематикасына рәсемнәр ясадылар.

Чара ахырында катнашучылар Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын үсеп килүче буын һәрвакыт истә тотарга һәм онытырга тиеш түгел дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International