Алабуга мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре Юлия Свиньякова һәм Любовь Рожина “Без яшәгән ил” дигән әңгәмә үткәрделәр
Чараның максаты – балаларда Ватанга, Рәсәй һәм аның символикасына патриотлык хисләре тәрбияләү.
К.Ушинскийның хикәясен тыңлаганнан соң, балалар нәрсә ул Ватан, ни өчен К.Ушинский үз хикәясендә “Ватан – ана” ди кебек сорауларга җавап бирделәр. Балалар кроссворд чишеп, сүзлек запасын баеттылар, илебез турында белемнәрен киңәйттеләр.
Әңгәмәдә 15 мөмкинлекләре чикләнгән бала катнашты.