Әлки районы предприятиесе бер миллион сумнан артык хезмәт хакы бурычын кайтарды

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә.

Үткәрелгән чаралар барышында үз эшчәнлеген урман хуҗалыгы өлкәсендә алып баручы Әлки муниципаль районы предприятиесе 83 хезмәткәренә 1003,9 мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычын кайтарды.

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу сорауларны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольда тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International