Арча мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә балаларның сөйләм телен үстерүгә зур игътибар бирелә. Сөйләм телен активлаштыру терапиясенең бер төре булып логоритмика санала.
Агымдагы елның 19-28 апрелендә Зәй мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Дарья Филиповская һәм Чаллының “Эрудит-Сэлдом” өстәмә белем бирү шәхси мәгариф учреждениесе белгечләре шәһәр-районның 8 нче һәм 10 нчы сыйныф укучыларына һөнәри юнәлеш буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтте. Чараларда 501 укучы катнашты.
Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү уңаеннан Казан шәһәре комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, «Бердәм Россия» партиясенең Яңа Савин районы җәмәгатьчелекне кабул итү оешмасы һәм «Мәрхәмәтле йөрәк» балаларга һәм барлык мохтаҗларга ярдәм региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә, «Әниләр өчен матурлык көне» дигән чара уздырачаклар.
“Социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар һәм инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау турында” ТР Законы, «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оешмаларда инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын квоталау тәртибе турында Нигезләмәне раслау турында» ТР Министрлар Кабинеты карары һәм «ТР территориясендә урнашкан эш бирүчеләргә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квоталар билгеләү турында» Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының карары нигезендә оешмаларга инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квоталар билгеләнә.
Саба балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тургай» социаль приютында Лев Толстой елына багышланган чараларны гамәлгә ашыруда актив катнашалар, бөек язучының иҗади мирасын өйрәнү буенча дәресләр үткәрәләр.
“Һөнәри юнәлеш калейдоскобы. Минем хыялым һөнәре” программасы кысаларында Түбән Кама балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балкыш» социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Золушка» чәчтарашханәсендә экскурсиядә булдылар.
Шушы көннәрдә Казан шәһәре Региональ квалификация үсеше агентлыгы базасында Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан оештырылган «1С: Предприятие» программасы буенча курслар тәмамланды.
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен 4 нче санлы «Веселинка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр “Сезне Бөек Җиңү көне белән тәбриклибез” дигән концерт оештырдылар.
Түбән Кама балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балкыш» социаль приютында тәрбияләнүчеләр үз куллары белән бәйрәм сувенирлары – канәфер чәчәге белән бизәлгән Георгий тасмасы ясадылар.
Хезмәт тәрбиясе кысаларында Яр Чаллының балалар һәм яшүсмерләр өчен «Асылташ» социаль приютында тәрбияче Э. Афанасьева “Делу время - потехе час” дигән викторина үткәрде. Чарада 7 кеше катнашты.