“Өмет чаткысы” үзәгендә логоритимика

2018 елның 4 мае, җомга

Арча мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә балаларның сөйләм телен үстерүгә зур игътибар бирелә. Сөйләм телен активлаштыру терапиясенең бер төре булып логоритмика санала.

Логопедик терапия гомүмән һәм кече моториканы, дөрес сулау, йөрү күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итә. Логоритмика вакытында балаларның хәтерләү, ишетү, игътибарлау үзенчәлекләре активлаша – болар, үз чиратында, баланың физик үсешендә зур роль уйный, дөрес атлап йөрү күнекмәләрен ныгытуга ярдәм итә.

Логопед-дефектолог Лемара Ганиева әйтүенчә, көндәлек логоритмик күнегүләр – төрле хәрәкәтләр белән башкарыла торган иртәнге сулыш-әйтем зарядкасы, сузык авазларны җырлап әйтү һ.б.  – балаларны сәламәтләндерү режимына күнектерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International