“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен 4 нче санлы «Веселинка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр “Сезне Бөек Җиңү көне белән тәбриклибез” дигән концерт оештырдылар.
Концерт программасын алып баручылар, музыка җитәкчеләре Рузилә Абдуллина, Әдилә Хаҗиева һәм төрле конкурсларда катнашып лауреат исемен алган балалар, социаль хезмәт алучыларны Җиңү Көне белән белән котлап, төрле биюләр, шигырь һәм җырлар башкардылар.
Яшь башкаручылар чыгышын тамашачылар хуплап, алкышлар белән бик җылы каршы алдылар. Оештыручыларга, сәләтле балалар белән танышу мөмкинлеге тудырганнары, күтәренке кәеф һәм шатлык бүләк иткәннәре өчен рәхмәтләрен белдерделәр.
Чарада 35 кеше катнашты.