"Тургай" приютында Лев Толстой елына багышланган чаралар үткәрелә

2018 елның 4 мае, җомга

Саба балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тургай» социаль приютында Лев Толстой елына багышланган чараларны гамәлгә ашыруда актив катнашалар, бөек язучының иҗади мирасын өйрәнү буенча дәресләр үткәрәләр.

«Тургай» приютында күңелле «Балачак һәрвакыт синең белән» дигән әдәби бәйрәм узды. Чара барышында әсәрләр укыдылар, балалар язучының тормсыш юлы турында белделәр.

Тагын бер чараны – “Толстой – ул тулы бер дөнья” дип исемләнгән әдәби сәяхәтне – авыл китапханәсе хезмәткәрләре оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International