Агымдагы елның 19-28 апрелендә Зәй мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Дарья Филиповская һәм Чаллының “Эрудит-Сэлдом” өстәмә белем бирү шәхси мәгариф учреждениесе белгечләре шәһәр-районның 8 нче һәм 10 нчы сыйныф укучыларына һөнәри юнәлеш буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтте. Чараларда 501 укучы катнашты.
Чара барышында укучылар бүгенге көндә ихтыяҗ зур булган һөнәрләр турында белделәр, Е. А. Климов методикасы буенча һөнәри юнәлеш буенча тест уздылар.
Ахырда республикада урнашкан урта һәм югары һөнәри уку йортлары турында мәгълүмат бирелде.