“Һөнәри юнәлеш калейдоскобы. Минем хыялым һөнәре” программасы кысаларында Түбән Кама балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балкыш» социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Золушка» чәчтарашханәсендә экскурсиядә булдылар.
Осталар балаларга ир-атларның чәчен кисү, хатын-кызларның чәчен буяу турында сөйләделәр һәм мисалларда күрсәттеләр.
Чәчтарашханә хезмәткәре сүзләреннән, әлеге һөнәргә һәрвакыт ихтыяҗ бар, ә яхшы осталарның хезмәте өчен әйбәт түлиләр.