"Асылташ" приютында хезмәт тәрбиясенә аеруча игътибар бирәләр

2018 елның 4 мае, җомга

Хезмәт тәрбиясе кысаларында Яр Чаллының балалар һәм яшүсмерләр өчен «Асылташ» социаль приютында тәрбияче Э. Афанасьева “Делу время - потехе час” дигән викторина үткәрде. Чарада 7 кеше катнашты.

“Узышчылар” төркеме малайлары төрле биремнәр башкарды, уеннарда катнашты, мәкальләр әйтештеләр, һөнәрләр турында табышмакларга җавап эзләделәр.

Дәрес бик күңелле үтте. Аның барышында балалар үзләренең җитезлекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International