Халыкара гаилә көне уңаеннан Казанда "Әниләр өчен матурлык көне" оештырылачак

2018 елның 4 мае, җомга

Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү уңаеннан Казан шәһәре комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, «Бердәм Россия» партиясенең Яңа Савин районы җәмәгатьчелекне кабул итү оешмасы һәм «Мәрхәмәтле йөрәк» балаларга һәм барлык мохтаҗларга ярдәм региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә, «Әниләр өчен матурлык көне» дигән чара уздырачаклар.

Чара 2018 елның 15 май көненә планлаштырылган һәм ике этаптан торачак:

- беренче этап шәһәрнең матурлык салоннарында узачак –хатын-кызларга хәйрия нигезендә чәчтараш-стилист, тырнак сервисы, визажист хезмәтләре күрсәтеләчәк;

- икенче этап «Казанская ривьера» кунакханә-күңел ачу комплексының конференц-залында узачак. Катнашучыларны концерт, шоу-программа һәм башка кызыклы чаралар көтә.

«Әниләр өчен матурлык көне» Бөтенроссия социаль проекты шулай ук Россиянең башка шәһәрләрендә дә тормышка ашырыла: Бийск, Томск, Барнаул, Липецк, Мәскәү. Ул мөмкинлекләре чикле балалар үстерүче гаиләләргә ярдәм итүгә, балалар арасында коммуникатив күнекмәләр үстерүгә һәм гаиләара элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International