2 апрель – Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне. Бу көн уңаеннан Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә #ЛюдиКакЛюди инклюзив фестивале кысаларында кызыклы спорт чарасы узды.
Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яңа тренажер – СМОГУкарларда күптән көтелгән дәресләр башланды. Чаралар белгечләр җитәкчелегендә, дустанә атмосферада уза һәм тәрбияләнүчеләргә күтәренке рух бүләк итә.
Яшел Үзәндәге «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең «Светлячок» инклюзив театр студиясе X Бөтенроссия #ЛюдиКакЛюди инклюзив фестивалендә катнашты. Фестиваль Бөтенроссия аутизм турында мәгълүмат тарату атналыгы кысаларында уза.
2 апрельдә, Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көнендә, Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге үзенчәлекле балалар һәм аларның ата-аналарына бәйрәм бүләк итү өчен үз ишекләрен ачты.
2 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эшләүдә яңа технология кертелде.
Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында бүген Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Алсу Вахитова балигъ булмаганнар өчен «Халыклар дуслыгы – Россия байлыгы» дип исемләнгән мавыктыргыч уен-эстафета үткәрде. Чараның максаты яшь буынны Россия халыкларының традицион уеннары белән таныштыру, төрле милләт кешеләре арасында дуслыкны һәм хөрмәтне ныгыту иде.
2 апрель көнне Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Беренчеләр хәрәкәте»нең беренчел бүлекчәсе Советы утырышы булды. Очрашу барышында катнашучылар апрель аена каралган чараларны оештыру һәм үткәрү турында фикер алыштылар.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Пасхага багышланган чара узды. Аны психолог һәм комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч үткәрде.
Нәкъ 50 ел элек 16 февральдә төп конвейердан беренче совет серияле йөк машинасы, бортлы «КамАЗ-5320» төшә. Яр Чаллыда әлеге юбилей датасына багышланган төрле чаралар уза.
1 апрельдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында Көлке көне билгеләп үтелде. Уңай эмоциональ кәеф, коллективизм хисләрен үстерү максатында чараны тәрбиячеләр Гөлшат Җаббарова һәм Наталья Корнева үткәрделәр.