2 апрель – Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне. Бу көн уңаеннан Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә #ЛюдиКакЛюди инклюзив фестивале кысаларында кызыклы спорт чарасы узды.
Адаптив физик культура буенча инструктор Наталья Ябурова һәм дәвалау физкультурасы буенча инструктор Айгөл Сафина балалар өчен бай спорт программасы оештырдылар. Катнашучылар биремнәр үтәделәр, бер-берсенә ярдәм иттеләр һәм һәр уңышка шатландылар.
Мондый вакыйгалар физик күнекмәләрне үстерергә генә ярдәм итеп калмый, ә үз-үзеңә ышанычны ныгыта, дуслыкка һәм үзара ярдәмләшүгә өйрәтә. Чара йомгаклары буенча һәр катнашучы грамота алды.