«Кайгырту» социаль приютында көлке бәйрәме

2026 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

1 апрельдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында Көлке көне билгеләп үтелде. Уңай эмоциональ кәеф, коллективизм хисләрен үстерү максатында чараны тәрбиячеләр Гөлшат Җаббарова һәм Наталья Корнева үткәрделәр.

Балаларга «Көлке көне – уңыш көне» интеллектуаль күңел ачу программасы тәкъдим ителде. Чара барышында шаяртулар, күңелле уеннар һәм кызыклы викториналар күп булды. Балалар конкурсларда ярыштылар, биергә өйрәнделәр, уңай хис-кичерешләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International