2 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эшләүдә яңа технология кертелде.
Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» проектын гамәлгә ашыру һәм зоотерапия программасын киңәйтү кысаларында психолог Надежда Горячева тере әкәм-төкәм кулланып инновацион дәрес үткәрде. Бу метод менталь үзенчәлекләре булган кешеләрне көндезге эш белән тәэмин итүне оештыруда яңалык булды, аларга бөтенләй яңа сенсор тәҗрибә тәкъдим итте.
Методның инновациялелеге «тыныч» терапия кулланудан гыйбарәт: әкәм-төкәмнәрнең ашыкмый торган тормыш ритмы менталь тайпылышлары булган кешеләрнең ихтыяҗлары белән идеаль туры килә, аларның сыйфатлы тернәкләнүенә һәм эмоциональ йөкләнешен киметүгә ярдәм итә.