Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Пасхага багышланган чара узды. Аны психолог һәм комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч үткәрде.
Чараны бәйрәмнең әһәмияте һәм аның символикасы турында сөйләшүдән башладылар, Пасха белән бәйле традицияләр турында сөйләштеләр. Социаль хезмәт алучылар викторинада актив катнашты. Оештыручылар шулай ук йомырка бизәү буенча иҗади мастер-класс үткәрде.
Социаль хезмәтләр алучыларның эмоциональ хәлен яхшырту һәм шәхесара багланышларны ныгыту өчен уңайлы мохит булдыруга юнәлдерелгән чарада сигез кеше катнашты.