9 июньдә Биектау районының мәдәният йортында Социаль хезмәткәр көненә багышланган бәйрәм тантанасы булып узды.
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының урынбасары Рөстәм Вәлиуллов залда утыручыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Бәйрәмдә социаль мәсьәләләр буенча башкаручы комитет җитәкчесе урынбасары Ринат Сабирҗанов, социаль яклау бүлегенең башлык вазифаларын башкаручы Әминә Галиева, «Өмет» комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Рафис Газизов катнашты.
Биектау районында эшләүче социаль хезмәткәрләргә мактау грамоталары, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.