13 июньдә Чаллының "Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Рәмзия ХайбуловаТАССРның 100 ел тулу уңаеннан, социаль хезмәт алучылар өчен компьютер сыйныфында «Дәүләт хезмәте Порталы – бик тиз һәм уңайлы» дигән мастер класс үткәрде.
Чараның максаты: үз республикабыз турында белемнәрне киңәйтү, электрон хезмәтләрне популярлаштыру һәм хәзерге җәмгыятьтә актив тормыш позициясен үстерү иде.
Белгеч ЭВМ, альтернатив челтәрләр һәм Интернетның үсеш юллары турында сөйләде. Катнашучылар, 1960 елларда Казан заводында «Электрон» компьютерлар уйлап табылуын, 1980 елда күп кенә шәһәр мәктәпләрендә, техникумнарында һәм университетларында ЭВМ барлыкка килүен белделәр. Чара барышында алар социаль хезмәтләрне электрон формада алу өстенлеген кызыксынып тыңладылар (табибка язылу, счетчик күрсәтмәләрен тапшыру, онлайн - мобиль элемтәгә түләү һәм башкалар). Белгеч, чарада катнашучы мисалында, шәхси кабинет ачып һәм анда теркәлү үтеп, онлайн - электрон хезмәтләрне алу мөмкинлекләрен күрсәтте.
Чарада 7 кеше катнашты.