“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Җәйге спорт төрләре” дигән интеллектуаль викторина узды

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

13 июньдә Алабуганың “Астра" тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре Юлия Свиньякова Юлия һәм Гөлчәчәк Самойлова "Җәйге спорт төрләре” дигән интеллектуаль викторина үткәрде.

Викторинаның максаты балаларның спорт турында булган белемнәрен кабатлатырга һәм беркетергә; тирә-як мохитне танып белүне  киңәйтергә, спортка һәм физик хәрәкәтләнүгә кызыксыну уятырга, ди проект авторлары.

Дәрес барышында балалар спорт турында фикер алышты. Спорт турында төп һәм танылган мәкальләрне искә төшерделәр; ребусларга һәм табышмакларга җаваплар бирделәр.

Дәрес ахырында балалар үзләрнә охшаган спорт төрләрен ясады. Викторинада 17 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International