Волонтерлар елы уңаеннан Татарстан республикасының социаль ярдәм алучылар арасында “Игелек мизгелләре”( «Запечатлей момент добра») дигән фотографияләр конкурсы оештырылды.
Иҗади эшләрне жюри тикшергәннән соң, җиңүчеләр билгеле булды.
1 урынны Буаның картлар һәм инвалидлар интернат-йорты лаек дип табылды. 72 яшьлек Валентина Никитцова «Мәңгелек ут янында» фотосы барысыннан да яхшырак. Барлыгы ун кешенең хезмәте югары бәяләнде. Җиңүчеләр арасында балалар төшергән фотолар да билгеләп үтелде.