“Үскәч,син кем булырга телисең?”дигән сорауны һәрбер балага бирәләр. Шул уңайдан 6июнь көнне “Асылташ” балалар һәм яшүсмерләр үзәгендә тәрбияләнүче балалар тәрбиячеләре Ирина Гущина Ирина һәм Нелли Матросова белән бергәләп, “Кид Спейс”дигән шәһәрчеккә, һөнәрләр дөньясы белән танышырга барды.
Анда алар бик күп төрле һөнәрләр белән танышты. Бу уеннар балаларга киләчәк тормышта үзләренә һөнәр сайларга ярдәм итә. Һәр уенда балалар зарплата алды. Шул эшләп алган акчага алар теләгән әйберне сатып алырга, матурлык салонына барырга яки укуга түләргә мөмкин иделәр. Иң мөһиме, балаларда онытылмас хисләр, тәэсирләр калды. Алар акчаны ничек эшләп алырга икәнен өйрәнде. Һөнәрләр турында белемнәрен тагын да ныграк арттырдылар һәм шәһәрчектә эшләүче администрациягә зур рәхмәтләрен белдерделәр.