Минзәлә интернат-йортында яшәүче сугыш ветеранына медаль тапшырдылар

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Бүген, 13 июньдә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә, Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Кузнецовка «Фидакарь хезмәте өчен» дигән медаль тапшырылды. Михаил Кузнецов Минзәләнең картлар йортында тәрбияләнә.

Ветеранга лаеклы бүләген Минзәлә муниципаль района башлыгы Айдар Салахов тапшырды. Тантаналы чарада районның башка дәрәҗәле кешеләре катнашты. Алар ветеранга рәхмәт белдерде һәм изге теләкләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International