ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2018 ел
сишәмбе

Буа "Гармония" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре төркемле дәрес оештырды. "Янгын куркынычсызлыгы" темасын колачлаган дәрестә аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, мәктәп янына йөрүче балалар катнашты.

Түбән Каманың мәшгульлек үзәге Мобиль офисы үз эшчәнлегендә заманча медик-социаль технологияләр куллана. Күптән түгел генә алар Кама Аланының психоневрология интернатында булдылар.


30
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Теләченең «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре Ф.Гәйнетдинова “Торцевание” технологиясенә таянып дәрес оештырды.

27  июльдə Спас картлар һəм  инвалидлар интернат-йортында социаль хезмəт алучылар өчен хезмəткəрлəр тарафыннан җəй һəм дуслык бəйрəме -  татар халкының милли бəйрəме Сабан туе оештырылды. Сабан туе интернат территориясендə саф һавада узды.

Яр Чаллы шәһәр округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Кояшкай” тернәкләндерү үзәге дәүләт автоном учреждениесендә 26нчы июльдә “Бергә булдырабыз” проектын тормышка ашыру уңаеннан чара узды.

Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар өчен “Һөнәрләр иленә сәяхәт “ дип аталган танып-белү әңгәмәсе үтте. Дәреснең төп максаты балаларның һөнәр сайлаганда иҗади потенциалын үстерү.

Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында хезмәт тәрбиясенә зур игътибар  бирелә. Әлеге терапия өлкәннәргә депрессияләрдән, нерв киеренкелегеннән котылырга ярдәм итә.

Аксубайга беренче тапкыр "Кырым утравы" Кырым циркы гастрольгә килде. "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләрне шоу-программа тамаша кылырга чакырдылар.

Лаеш районының "Алтын көз" социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагы Иван Шкудов һәм аның хатыны Лидия ханым менә инде 65 ел бергә гомер кичерәләр. Әлеге олуг юбилейларын билгеләп үттеләр.

Үз эшчәнлеген  төзелеш өлкәсендә җәелдергән Азнакай районының “Изыскатель” 34 хезмәткәренә  559, 1 мең сумлык әҗәтен кайтарды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International