Тәтеш интернат-йортындагылар чия җыя

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында хезмәт тәрбиясенә зур игътибар  бирелә. Әлеге терапия өлкәннәргә депрессияләрдән, нерв киеренкелегеннән котылырга ярдәм итә.

Бүген монда яшәүче  иң актив өлкәннәр инициативасы белән күп кенә чия җыелды. Аш-су осталары алардан бик тәмле, витаминнарга бай компот кайнатты. Тәрбияче-психолог Наталья Самаркина чиянең файдалы сыйфатлары хакында бик күп фактлар китерде.

Мәсәлән, галимнәрнең раславынча, чиядә аспириндагы кебек бик матдәләрнең булуы билгеле. Бер аспирин төймәсе 20  чияне алыштыра. Аспирин төймәсеннән аермалы буларак, Наталья Самаркина әйтуенчә, чиядә организмга кире тәэсир итә торган матдәләрнең юклыгы да билгеле. Менә шундый файдалы хезмәтләр белән яши безнең интернат йорт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International