“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Һөнәрләр иленә сәяхәт “ ясадылар

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар өчен “Һөнәрләр иленә сәяхәт “ дип аталган танып-белү әңгәмәсе үтте. Дәреснең төп максаты балаларның һөнәр сайлаганда иҗади потенциалын үстерү.

Әңгәмә барышында балалар төрле һөнәрләргә кагылышлы факторлар турында белделәр, һөнәрләрнең классификациясе һәм аларның типлары һәм подтиплары белән таныштылар.

Дәрестә күргәзмә материал буларак “”Барлык һөнәрләр дә мөһим” дигән презентация кулланылды. Дәреснең ныгыту өлешендә “Эрудит” дигән практик өлеш булып узды, анда сүзне һөнәр, белгечлек, вазифа дигән өч төркемгә бүлергә кирәк иде.

Дәрестә 16 бала һәм  4 әти-әни  катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International