Лаеш районының "Алтын көз" социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагы Иван Шкудов һәм аның хатыны Лидия ханым менә инде 65 ел бергә гомер кичерәләр. Әлеге олуг юбилейларын билгеләп үттеләр.
Иван Николаевич - Бөек Ватан сугышында катнашкан. 1965 елдан башлап, лаеклы ялга чыкканчы Лаеш прокуратурасында тикшерүче булып эшләгән. Лидия Александровна белеме буенча педагог, Лаеш балалар йортында тәрбияче булып эшләгән.
Юбилярларны социаль бүлек башлыгы Елена Сюнина, башкарма комитет рәисе Ильшат Тимербаев, Ветераннар советы рәисе Рашат Булатов һәм "Алтын көз" үзәге хезмәткәре котлады.