27 июльдə Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмəт алучылар өчен хезмəткəрлəр тарафыннан җəй һəм дуслык бəйрəме - татар халкының милли бəйрəме Сабан туе оештырылды. Сабан туе интернат территориясендə саф һавада узды.
Əлеге чараның максаты - Татарстан халыкларының мирасын барлау һəм үстерү, əби-бабаларыбызның гореф-гадəтлəрен саклау. Əлеге бəйрəмне олысыннан кечесенə кадəр - барысы да ярата. Интернат-йортта Сабан туе - данлыклы һəм танылган бəйрəм: "Чүлмəк вату", "Шарлар белəн йөгерү", "Биялəй һəм кəнфитлəр", "Күңелле шəһəрчек" һ.б. кызыклы спорт ярышлары оештырылды. Чарада катнашучылар бик канəгать калдылар, күп бүлəклəр оттылар, беседкада утырып, тəэсирлəре белəн уртаклаштылар.
Бəйрəм бик күңелле узды! Җəй бəйрəме, дуслык бəйрəме, игелек бəйрəме!