Буа "Гармония" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре төркемле дәрес оештырды. "Янгын куркынычсызлыгы" темасын колачлаган дәрестә аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, мәктәп янына йөрүче балалар катнашты.
Чараның максаты балаларга ут белән сакчыл эш итү күнекмәләрен төшендерү, ди проект авторлары. Балаларны фаҗигалардан саклап калу, гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзләрен тоту кагыйдәләре дә өйрәтелде. Практик күнегүләрдән соң, балалар викторина уенында катнашты. Соңыннан һәр катнашучыга тематик буклетлар таратылды.