Яр Чаллы шәһәр округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Кояшкай” тернәкләндерү үзәге дәүләт автоном учреждениесендә 26нчы июльдә “Бергә булдырабыз” проектын тормышка ашыру уңаеннан чара узды.
Проектны тәрбиячеләр А.Борисова, Л.Жаворонкова җитәкчелегендә инвалид балалар Лев Толстойның “Өч аю” әкиятен сәхнәләштереп күрсәтте. Мондый чаралар балаларда әдәбиятка мәхәббәт уята, тел байлыгын, үзаңны, фикерләр дәрәҗәсен үстерә. Кечкенә артистларга рәхмәтләрен белдереп тамашачы балалар кул чапты.