Теләченең «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре Ф.Гәйнетдинова “Торцевание” технологиясенә таянып дәрес оештырды.
Үзәкнең мөмкинлеге чикле бала белән “Салават күперле күк” дип исемләнгән дәрес файдалы узды. Дәреснең максаты: алдагы дәрестә алган белемнәрне ныгытырга ярдәм итү һәм декоратив сәнгать өлкәсендә булган сәләтен арттыру иде, ди белгеч.