Россиядә августның һәр икенче шимбәсендә Физкультурник көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм алдыннан Алабуганың картлар һәм инвалидлар интернат-йортында спорт-сәламәтләндерү чарасы узды.
Мамадыш районы инвалидлар берлеге иҗтимагый оешмасы чакыруы буенча, Балтач районының бер төркем инвалидлары «Мой мир без границ» дип исемләнгән фестивальдә катнашты.
2018 елның 10 августында Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгендә 2018 елга бирелгән квоталарны тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә узды.
Уку елы башлану алдыннан, Югары Ослан районының “Өмет утрауы” комплекслы үзәге белгечләре “Балаларга бергә ярдәм итик” акциясен игълан иттеләр.
Кояш сугуның төп билгеләре. Аның профилактикасы һәм беренче ярдәм күрсәтү. Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре шул темага әңгәмә үткәрделәр.
Әңгәмәнең максаты булып кояш сугуның һәм кояшта пешүнең профилактикасы. Әңгәмә барышында балалар кояш астында озак йөрүнең, беркү бинада һәм озак физик күнегүләр белән шөгыльләнүнең тискәре йогынтысы белән таныштылар һәм файдалы киңәшләр алдылар.
Әңгәмә нәтиҗәсендә балалар кояш сугуның билгеләрен әйтеп үттеләр һәм беренче ярдәм күрсәтү юлларын өйрәндәләр.
10 август көнне туган як музее хезмәткәрләре Виктория Гатауллина һәм Вероника Ухорская Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында декоратив шар ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Кукмара муниципаль районы “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең “Наз” социаль-тернәкләнү бүлегендә хезмәт белән дәвалау инструкторы Ләйсән Кәбирова "Әйдәгез әле, әбиләр!" бәйгесе оештырды. Чарада егерме өч өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар катнашты.
Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә"Алло, без талантлар эзлибез", дигән чираттагы конкурс узды.
Лениногорск мәшгульлек үзәге тарафыннан эшсезләрнең икенче төркеме "Шәхси сакчы" программасы буенча профессиональ белем алырга җибәрелде.
Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре башлангыч һөнәри һәм урта һөнәри уку йортларын тәмамлаучылар өчен КАМАЗ Мәдәният сараенда үткән вакансияләр ярминкәсенә йомгак ясады.