Югары Осланда декоратив шар ясау буенча мастер-класс 

2018 елның 10 августы, җомга

10 август көнне туган як музее хезмәткәрләре Виктория Гатауллина һәм Вероника Ухорская Югары Ослан  өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында  декоратив шар ясау буенча мастер-класс  үткәрде.

Бу процесс бик мавыктыргыч булып чыкты! Интернат-йорт халкы әлеге яңа технологияне үзләштерде һәм аны алга таба үзләренең тормыш юлы, иҗатында куллана алалар. Безнең район һәм төрле кызыклы вакыйгалар турында сөйли-сөйли   һәрберсе үзләренең  үзенчәлекле шарын бизәде.

Нәкъ менә бу дустанә очрашу катнашучыларга үзләренең иҗади сәләтен максималь рәвештә ачарга ярдәм итте .

Үз куллары белән ясалган шарлардан интернатта яшәүчеләр  күп  уңай тәэсирләр  алды. Бу очрашуның бик уңай, җылы атмосферада  үтүе тагын бер кат шундый төрдәге чараларның актуальлеген ассызыклый. Чөнки нәкъ менә шундый аралашу форматы өлкәннәргә  үзләрененең кемгә булса да кирәклеген аңлата, ә яшьләргә тормыш тәҗрибәсе  өсти.

Чара ахырында әби-бабайлар музей хезмәткәрләрен чираттагы файдалы   мастер-класс белән кабат кунакка килергә чакырды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International