Яшел Үзәндә эш бирүчеләр белән түгәрәк өстәл утырышы узды

2018 елның 10 августы, җомга

2018 елның 10 августында Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгендә 2018 елга бирелгән квоталарны тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә узды.

Әлеге чарада Яшел Үзән районының 12 эш бирүчеләре катнашты. Очрашу барышында түбәндәге сораулар каралды:

  • Социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны квоталы һәм резерв эш урыннары белән тәэмин итү;
  • Инвалидларның хокукларын яклау буенча законнар үтәлеше;
  • Эш бирүчеләрнең мәшгульлек хезмәте органнарына билгеләнгән квоталарның үтәлеше хакында мәгълүмат тапшыру тәртибе;
  • Билгеләнгән квота кысаларында инвалидларны эшкә кабул ителүне күзәтү һәм контрольда тоту;
  • Мәшгульлек хезмәте белән нәтиҗәле үзара бәйләнеш яңа формалаларның үсеше.

Эш бирүчеләргә эшкә урнашырга теләк белдергән мөмкинлекләре чикле булган гражданнарның йөздән артык резюмесы тәкъдим ителде. Барлык катнашучыларга да инвалидларны эшкә урнаштыру буенча билгеләнгән квоталарның үтәлеше, эш бирүчеләрнең административ җаваплылыгы хакында белешмәлек, шулай ук гомумроссия вакансияләр базасы - “Работа в России” порталы буклетлары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International