"Астра"да кояштан саклану чаралары турында сөйләштеләр

2018 елның 10 августы, җомга

Кояш сугуның төп билгеләре. Аның профилактикасы һәм беренче ярдәм күрсәтү. Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре шул темага әңгәмә үткәрделәр.

Әңгәмәнең максаты булып кояш сугуның һәм кояшта пешүнең профилактикасы. Әңгәмә барышында балалар кояш астында озак йөрүнең, беркү бинада һәм озак физик күнегүләр белән шөгыльләнүнең тискәре йогынтысы белән таныштылар һәм файдалы киңәшләр алдылар.

Әңгәмә нәтиҗәсендә балалар кояш сугуның билгеләрен әйтеп үттеләр һәм беренче ярдәм күрсәтү юлларын өйрәндәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International