Әйдәгез әле, әбиләр!

2018 елның 10 августы, җомга

Кукмара муниципаль районы “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең “Наз” социаль-тернәкләнү  бүлегендә хезмәт белән дәвалау инструкторы Ләйсән Кәбирова "Әйдәгез әле, әбиләр!" бәйгесе  оештырды. Чарада егерме өч  өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар катнашты.

“Әбиләр – оныкларның иң якын дуслары, тәрбиячеләре, яклаучылары, әкиятчеләре һәм пешекчеләре” – бәйгенең максаты чара барышында иң яхшы әбине ачыклау.

Чарада катнашучылар да, жюри  да ял итүчеләр үзләре. Бәйге этаплап алып барылды. Бәйгенең беренче баскычында “Танышу, кызыксынулар - хобби”, катнашучылар үзләре белән таныштырдылар, яраткан шөгыльләре турында сөйләделәр. Икенче баскычта әбиләребез татар халык мәкальләрен, әйтемнәрен, табышмакларын, оныкларга карата әйтелгән назлыдан - назлы сүзләр белүдә ярыштылар, бишек җырларын искә төшерделәр.

Бәйгене дәвам итеп, әбиләребез үз куллары белән әзерләгән ризыкларын якладылар, әзерләү ысуллары, серләре белән уртаклаштылар. Тернәкләнүчеләр арасындагы активистыбыз Түбән Өскебаш авылында яшәүче Илсур Зәйниев тормыш иптәше Хәлимә ханым белән бергәләп татар халык ашы “Урама”ны бик матур һәм тәмле итеп  пешергәннәр.   Искитмәле матур табигатьле Аман Оштарма авылында гомер итүче Райхана Галимҗанова барыбыз да бик яраткан ит бәлешен пешереп, әле кайнар килеш, китереп җиткергән. Әлфия Гыйлфанова чарада катнашучыларга бәет сөйләде һәм әби буларак,  үзенең тормышыннан кызыклы очраклар белән уртаклашты.

Ял итүчеләр әлеге чарада бик теләп катнаштылар, бәйге ахырында түгәрәкләнеп  утырып  үзләре әзерләп алып килгән тәмледән-тәмле  күчтәнәчләре белән чәй эчтеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International