Россиядә августның һәр икенче шимбәсендә Физкультурник көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм алдыннан Алабуганың картлар һәм инвалидлар интернат-йортында спорт-сәламәтләндерү чарасы узды.
"Сәламәт булу- бәхет", дигән темага оештырылган проектта интернат-йортта гомер итүчеләр бик теләп катнаша. Әбиләр һәм бабайлар үзләрен бу көнне физкультура мөгаллиме итеп тойды. Сөяк-санакларны яздырып җибәрү өчен гимнастика ясадылар. Аннары шаян эстафета оештырылды. Утырып биюләр, спорт ребуслары, викториналар башкарылды.