“Балаларга бергә ярдәм итик” акциясе

2018 елның 10 августы, җомга

Уку елы башлану алдыннан, Югары Ослан районының “Өмет утрауы” комплекслы үзәге белгечләре “Балаларга бергә ярдәм итик” акциясен игълан иттеләр. 

Ул хәйриячеләр игътибарын  мәктәпкә портфель, мәктәп һәм спорт формалары, канцелярия әсбаплары алып балаларга тапшыруга җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Бүгенге көндә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә  социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында әлеге ярдәмгә мохтаҗ булган 15 балигъ булмаган-укучы  бала бар, шулар арасында 2се быел беренче сыйныфка укырга керә. Акция 31 августка кадәр дәвам итәчәк.

"Безнең бурыч – беренче сыйныф укучысының  тормышында иң мөһим көн  бәйрәм булсын өчен, ә  башка укучыларның яңа уку елы уңай кәеф белән башлансын  өчен мохтаҗ гаиләләргә ярдәм кулы  сузу!" - ди үзәк директоры Наталья Сигаева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International