ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2018 ел
җомга

Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Җиһангирова наркотикларсыз тормыш кысаларында "Спорт безнең иң яхшы дустыбыз!" дигән спорт-сәламәтлек чарасы үткәрде.

2018 елның 8 һәм 9  августында Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгендә эшсезләрнең хезмәт базарында социаль адаптациясе буенча дәресләр үткәрелде.

Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге  дәүләт автоном учреҗдениесенең  социаль хезмәткәрләре 2018 елның 9 августында  Чаллы авылында  социаль хезмәтләр алучыларның өйләренә барып “Өлкәннәр һәм инвалидларның куркынычсызлык мәктәбе” технологиясе уңаеннан мошенниклык  турында әңгәмә үткәрделәр. 

"Өлкәннәрне һәм инвалидларны тәрбияләү мәктәбе" аз хәрәкәтләнүче авыруларны караучылар өчен махсус оештырылган инновацион технологияләр проекты старт алды.

 

Чистай "Юлдаш" интернат-йортының яшь инвалидлар бүлеге спортсменнары 2013 елдан  спорт-бочча белән шөгыльләнә. Физкультура буенча инструктор  Светлана Шигаева аларга ярдәм итә.

Зәй муниципаль районындагы "Шатлык"  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге базасында  "Өлкән яшьтәге авыру кешеләргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүчеләр мәктәбе"нең беренче дәресен оештырды.

Биектау районы "Өмет" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече, биредә эшләп килүче "Поверь в себя" клубына йөрүче   яшүсмерләр белән терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш программасы уңаеннан,  Биектау районында урнашкан Л.Усманов җитәкләгән атлар сараена экскурсия оештырды.


9
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Үзәк китапханәнең 1 нче филиал китапханәче Дарья Миронова “Казаным – шигьри азаным” дигән темага яңгыратып уку чарасы үткәрде.

Теләченең "Чишмә" халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Югары Мәтәскә авыл җирлегендә “Конфликтны чишү юллары” дип исемләнгән дәрес уздырды.

8 август көнне Кама Тамагының "Богородский рай" үзәгенең  гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе  социаль педагоглары Аида Идрисова һәм Гөлназ Хөснетдинова "СПИД турында нәрсә беләсең?" дигән лекция үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International