ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Буа муниципаль райондагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү  үзәге “Гармония” хезмәткәрләре тарафыннан карамакта булган инвалидлар арасында социаль ярдәмнәр турында аңлату алып барды.

11 сентябрьдә көндезге сәгать 10да  Зәй мәшгульлек үзәгендә “Эш бирүчеләр көне” үтә, анда “Эссен Продакшен АГ” АҖ вәкилләре катнаша.

9 сентябрьдә рус язучысы Лев Толстойның 190 еллыгы билгеләп үтелә. Толстой киң кырлы шәхес, язучы, педагог, философ, җәмәгать эшлеклесе һ.б.

Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Зәмфирә Суфьянова социаль хезмәт  алучылар өчен, Бөтендөнья аеклык көне уңаеннан оригами техникасы кулланып, көзге өрәңге яфрагы  ясау буенча  мастер  класс үткәрде.

Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш" приютында "Профессиональ калейдоскоп. Хыялым һөнәре" программасы уңаеннан "Төсләр әлифбасы" узды.

5-7 сентябрьдә Чиләбедә "Балалар өчен бергә! Бергә ун ел" россиякүләм күргәзмә-форум уза.  Бирегә балалар мәсьәләләрен кайгыртучылар җыела.

5 сентябрьдә Чистай муниципаль районындагы "Балкыш" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге  социаль хезмәт алучылары һәм хезмәткәрләре "Экстремизмга-юк!" дигән ункөнлек уңаеннан очрашу уздырды.

 

4 сентябрь көнне Татарстанда алимент мәсьәләләре буенча бердәм кабул итү оештырылды.

Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү уңаеннан Түбән Каманың "Веста" үзәгенең социаль педагоглары Ольга Тугашова һәм Олеся Минһаҗетдинова социаль ярдәм күрсәтелүче 17 бала өчен Кызыл Чишмә бистәсендәге Әхсән Фәтхетдинов музеена экскурсия оештырды.

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International